+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 16:21

Алла Пугачеваның элекке кияве алтынчыга өйләнгән

51 яшьлек олигарх Руслан Байсаров 18 яшьлек Аламат исемле чечен моделен кәләшлеккә алган.

51 яшьлек олигарх Руслан Байсаров 18 яшьлек Аламат исемле чечен моделен кәләшлеккә алган.

Дөньяви таблоидлар Русиянең иң бай бизнесменнарының берсе - 900 миллион долларлык мөлкәте булган 51 яшьлек Руслан Байсаровның туе турында хәбәр итә. Русия эстрадасы Примадоннасының кызы аңа Дени исемле ул тапкан иде. Бала әтисе белән үсте.

Хәзер Байсаров 18 яшьлек Аламат исемле кызга өйләнгән. Ул - Чечен Республикасының Шәле авылыннан, Руслан Сулим улының алтынчы хатыны. Моңа кадәр булган хатыннарыннан балаларны ул үзе тәрбияли.

Байсаров никахларын рәсми рәвештә өченче тапкыр гына теркәсә дә, Аламатның туганнары аны рәсми рәвештә теркәүне шарт итеп куйган. Бәхет теләгәннәрдер инде...


Читайте нас