Коточкыч мәгълүмат: армиядә көн саен бер солдат үлә!
Хезмәт иткән вакытта һәлак булучы Башкортстан һәм Татарстан егетләре турында аянычлы хәбәрләр еш килеп ирешә. Ә менә гомумән Русия буенча армиядә гомере өзелүче егетләр күпме икән? Бу хакта төгәл генә мәгълүмат юк. Русия хәрби чиновниклары бу саннарны яшерә.
Тик фаразлар буенча, Русия армиясендә елына 400ләп егет һәлак була. Бу коточкыч! Димәк, армиядә якынча көн саен бер солдат үлә булып чыга. Бу очракларга уставка сыймаган мөнәсәбәтләр аркасында һәлак булучылар да, үтерелүчеләр дә, кыйнаулар да, бәхетсезлек очраклары да, җәрәхәтләр алучылар да, үз чирләреннән үлүчеләр дә керә.
Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында яшәүче Михайловларның шушы көннәрдә Хабаровск краенда хезмәт итүче уллары Андрейның поезд астында калып һәлак булуы хакында хәбәр иткән идек. Солдатның әти-әнисе улларын үтергәннәрдер дип фаразлый.
Андрейның 12 декабрьдә үк вазыйфасыннан алынуы турында билгеле булган. Әмма бу дөреслеккә туры килә алмый, дип саный ана. "Мин аның белән 4 гыйнварда сөйләштем. "Әни, мин төнге кизүгә барам", дип язды. Фотолар җибәрде. Һәлак булган урындагы фотолардан да аның хәрби формада булуы күренә. Хезмәттән азат ителгән кешене ничек хәрби бүлеккә кертә алалар? Ул анда ничек кизү тора ала?", - дип сөйли Нина ханым. Андрей Михайлов Бикинда бер кыз белән очрашып йөргән. 5 гыйнвар көнне аны озатырга барган. Шул ук көнне сәгать көндезге дүрттә хәрби бүлектә кизүгә барырга тиеш булган. Фаҗигагә кызны озатып кайтканда юлыккан булып чыга. Бу хакта тулырак "Матбугат.ру" сайтында укый аласыз.