Башкортстанда булган хәл чак кына фаҗига белән тәмамланмый калган.
Салават шәһәрендәге Ключевая урамында йорт түбәсеннән бер баланың башына боз сөңгеләре килеп төшкән. Малай ике яра алган, аларның берсе шактый тирән булып чыккан, хәтта дәваханәгә алып барып, тегәргә туры килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге «SLV LIFE — Салават шәһәре» төркемендә малайның әнисе язган, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.
"Ключевая урамындагы йорт ишегалдында улымның башына боз сөңгеләре төшеп, башын тишкән. Нәтиҗәдә, ул ике яра алган, аларның берсен тектерергә туры килде. Калын кышкы башлыгы булмаса, фаҗигадән котылып булмас иде", — дип язган зыян күрүче малайның әнисе.
Әни кеше баласына ярдәм күрсәткән узып баручы ир-егеткә рәхмәт белдергән.