13 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Башкортстанда 1 гыйнвардан башлап 112 системасына югалган туристлар һәм балыкчылар турында тугыз хәбәр теркәлгән. 25 кеше табылган, 12 гыйнварда Белорет районында югалган соңгысын эзләү дәвам итә. Бу хакта киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
Агымдагы атнада су объектларында югары әзерлек режимы игълан ителде - православие динен тотучылар өчен иң олы дини бәйрәмнәрнең берсенә әзерлек башлана. Хач ману бәйрәме якшәмбе, 19 гыйнварда узачак. Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына православие динен тотучылар коену урыннарының куркынычсыз булуын әзерләүдә аларның җаваплылыгы турында искәртте.