+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 10:55

Үлгән якыннарыңның фотоларын диварга эләргә ярыймы?

Кайбер йортларга керсәң, диварларда эленеп торган бихисап фотоларга тап буласың. Аларның күбесеннән үлгән кешеләр карап тора. Болай эшләү дөресме, юкмы - әлеге сорауга җавап эзләгәндә, дин әһелләре фикеренә колак салу зыян итмәс.

Мәрхүм булган әби-бабаларының, әти-әниләренең, балаларының фотосурәтләрен диварга элеп кую гадәте күпчелек очракта өлкән буын кешеләренә хас. Ә менә дин әһелләре мәрхүмнәрнең фотоларын альбомда гына сакларга киңәш итә.

Кайберәүләр күптән түгел генә үлгән кешенең сурәтен элеп куя да тагын кыен хәлгә дучар була. Күтәрелеп караган, узып барган саен кадерле кешесен югалту фаҗигасен исенә төшереп тора, йөрәк җәрәхәте һич уңалмый. Шунысы куркыныч: тора-бара кеше ул сурәт белән сөйләшә башларга, битен сыйпап, еларга мөмкин. Бу хәлнең үзенә күрә ширеккә, димәк гөнаһка алып керүе ихтимал.

Кабер ташына мәрхүмнең сурәтен кую да дөрес түгел, ди хәзрәтләр. Кабер ташларына аятьләр язмавың да хәерлерәктер. Чөнки бүген ул – кабер ташы. Инде йөз, ике йөз ел узганнан соң ул таш монда тормаска да мөмкин бит. Тора-бара берәү аны тротуар өчен аяк астына салып куйса, язучыга да, ташны куючыга да гөнаһы булачак.
Фото: infovzor.ru сайтыннан.
Читайте нас