Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Русия Федерациясе Прокуратурасы көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе республика прокуратурасы коллективын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән Чыңгыз Газизов, Риф Вахитов һәм Рим Солтанбәков бүләкләнделәр. «Башкортстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә республика прокуратурасы ветераннары Наил Абдрахманов һәм Борис Соков лаек булды.
Җыелышта шулай ук Башкортстан Республикасының яңа прокуроры Владимир Ведерников тәкъдим ителде. Аны билгеләп кую турындагы указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган.
Радий Хәбиров, җыелучыларны котлап, болай диде:
- Без - күпмилләтле һәм күп динле зур республика. Республика Башлыгы Хакимияте почтасына гражданнар язган күп кенә проблемалы мәсьәләләрне прокурор күзәтчелегеннән башка хәл итеп булмый. Ике ел эчендә сезнең компетенция буенча мөрәҗәгатьләр саны, аларның гомум саны кебек үк, өч тапкыр арткан. Алар артында - меңләгән кеше язмышлары. Хөрмәтле коллегалар, сезнең Хөкүмәт утырышларында, тематик сәгатьләрдә актив катнашуыгызны сорыйм. Сез һәрвакыт – коррупциягә каршы алдынгы көрәштә. Бюджет акчасын үзләштерүне күзәтеп барыгыз. Экстремистлык чире таралырга ирек бирмик.
Әйдәгез, алга таба да шулай бердәм булып эшлик, булган проблемаларны ныклап хәл итик. Бәйрәм белән сезне!