+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 06:50

Рената Литвинованы машина бәрдергән

Актриса Рената Литвинованы Мәскәү үзәгендә машина бәрдергән. Юл вакыйгасы турында Mash телеграм-каналы хәбәр итә.

Актриса Рената Литвинованы Мәскәү үзәгендә машина бәрдергән. Юл вакыйгасы турында Mash телеграм-каналы хәбәр итә.

Кичә аның туган көне иде. Хатын башкала үзәгендә йөргән һәм «Макдональдс» янында аны машина бәрдергән. Руль артында хатын-кыз булган. Актрисаның кулы һәм аягы җәрәхәтләнгән. Аның хәле әлегә билгеле түгел. Табиблар аңа ашыгыч ярдәм күрсәткән.

Рената Литвинова 1967 елның 12 гыйнварында Мәскәүдә туган. Ул - Русиянең театр һәм кино актрисасы, кинорежиссер, сценарист, телетапшырулар алып баручы. Рената Русиянең атказанган артисты, Дәүләт премиясе лауреаты.

Соңгы мәгълүматлар буенча, актриса әлегә дәваханәдә булачак.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан
Читайте нас