+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 09:00

Торак күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты җылылык өчен исәпләүләренең дөреслеген тикшерәчәк

Башкортстанда якындагы ике-өч атна дәвамында төзелеш һәм торак күзәтчелеге буенча республика дәүләт комитеты гражданнарга җылылык өчен түләүләр исәпләүләрнең дөрес булуы турында нәтиҗә ясаячак. Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Башкортстанда якындагы ике-өч атна дәвамында төзелеш һәм торак күзәтчелеге буенча республика дәүләт комитеты гражданнарга җылылык өчен түләүләр исәпләүләрнең дөрес булуы турында нәтиҗә ясаячак. Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәрендә Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен килгән түләү кәгазьләрендә күрсәтелгән бәяләр борчуга салды. Торак хуҗалары сүзләренчә, “БашРТС” компаниясе хезмәт күрсәтә торган йортларны җылыту суммасы күп тапкырлар арттырылган.

Министр аңлатканча, җылылык өчен түләүдә мондый төзәтмәләр ел саен ясала, алар җылылык буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә уздырыла. Ел дәвамында җылылык белән бертигез түләнгәндә куллануның исәп-хисабы узган ел өчен исәпләү приборы күрсәткечләреннән чыгып башкарылуы белән бәйле.

Хәзерге вакытта “БашРТС” Башкортстанның 8 шәһәрендә 7800 йортны җылыта, торак пунктларда яшәүчеләрнең гомум саны - 1 миллион 484 мең кеше. Компания кешеләр белән җылылык бирү хезмәте күрсәтү турында турыдан-туры килешүләр үткәрелгән йортлар буенча гына төзәтмәләр кертте. Андыйлар “БашРТС” эшчәнлеге зонасында - 6081 йорт. Шуның 535е буенча кешеләргә 1 миллиард 44 миллион сум күләмендә төзәтмәләр кертелде. 485 йорт буенча 66 миллион сум күләмендә корректировка башкарылган. 61 йорт буенча корректировка ясалмаган, диде Борис Беляев. Һәр йорт буенча башкарылган төзәтмәләр турында мәгълүмат якын арада “БашРТС” бастырылачак.

Киңәшмәдә шулай ук беренче квартал дәвамында түләүләрне корректировкалауны җылылык белән тәэмин итүчеләрнең барысы да эшләячәк, бу - идарәче яки ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр.

Радий Хәбиров халыкка мәгълүмат җиткерүне оештыруны һәм гражданнарга җылылык өчен түләүләр билгеләү кагыйдәләрен аңлатуны йөкләде.
Читайте нас