17 яшьлек ике кыз суд каршына басачак.
Архангельск шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек ике кыз суд каршына басачак. Алар үзләренең таныш кызларын үтерүдә гаепләнә.
Тикшерү вакытында үсмерләр бу кызны ошатмаулары һәм аның үзен тәкәббер тотуы турында әйтәләр. Әмма хокук сакчылары билгеләвенчә, һәлак булган кызның гаебе булмаган. Кызлар аны “яңа төрле хисләр” кичерү өчен үтергән.
Бу коточкыч хәл узган елның июнендә булган. Ике кыз кеше үтерергә була һәм үзләренә корбан сайлап ала, аны ничек үтерү, эз югалту турында да сөйләшәләр. Корбанны сайлап алгач, алар тәүдә аның башына шешә белән суга, аннары пыяла ватыклары белән тәннәрен кисә, каеш белән буа. Ә соңрак үзләре җинаять урыныннан кача.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары билгеләвенчә, бу кызлар элек бер мәктәптә укыганнар. Җинаятьчеләр яхшы гаиләләрдә тәрбияләнгән. Үлгән кызның танышы билгеләвенчә, аны чибәрлеге өчен үтергәннәр.