“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Уфада 19 гыйнварга Хач ману бәйрәменә җиде купель җиһазландырылачак. Анда табиблар, полиция хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торачак. Җылы киенү-чишенү бүлмәләре һәм кайнар чәй белән кыр ашханәләре оештырылачак.
Бәкеләрнең кайда урнашу исемлеге түбәндәгечә:
Дим районы – Кустарево күле;
Калинин районы – Князев авылы янында Караидел елгасы;
Киров районы – “Юность” бассейны янында Агыйдел елгасы;
Ленин районы – Нижегородка бистәсендәге Воронеж урамы янында Агыйдел елгасы;
Октябрь районы – Сипайлово бистәсендә “Берег Солнца” пляжы;
Орджоникидзе районы – “Биатлон” спорт-сәламәтләндерү комплексы янында;
Совет районы – Иван Якутов исемендәге паркта Солдат күле.