+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Января 2020, 08:45

Кем син, “Кара генерал”?

Бөек Ватан сугышы елларында Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының батыр командиры, данлыклы “кара генерал” Даян Мурзин 1945 елның 9 маенда Чехословакия Президенты Климент Готвальд белән янәшә басып тора һәм аның кулыннан “Бөек Ватан сугышы елларында Чехословакиядә партизаннар сугышы алып барган өчен” медале һәм орден белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасының батыр командиры, данлыклы “кара генерал” Даян Мурзин 1945 елның 9 маенда Чехословакия Президенты Климент Готвальд белән янәшә басып тора һәм аның кулыннан “Бөек Ватан сугышы елларында Чехословакиядә партизаннар сугышы алып барган өчен” медале һәм орден белән бүләкләнә.
Даян Баян улы – “Беренче дәрәҗәдәге хәрби Крест”, “Чехословакиянең азатлыгы өчен”, алтын медаль кавалеры, ул Злин шәһәрен фашистлардан азат иткән өчен муниципалитет тарафыннан көмеш кылыч белән бүләкләнә, моннан тыш, аңа Чехословакиянең 16 шәһәренең “Почетлы гражданы” исеме бирелә, “Кызыл Байрак”, “Кызыл Йолдыз” орденнары, Туган ил алдындагы каһарманлыгы һәм немец фашистларына каршы партизан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Чехословакиянең – 13, СССРның 12 орден-медальләренә лаек була. Гомумән алганда, Башкортстан бөркетенең күкрәген 86 орден һәм медаль бизи.
Д. Мурзин 2010 елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгында катнашты, ә 2011дә 90 яшен билгеләде һәм, кызганычка каршы, 2012 елның 10 февралендә мәңгелеккә якты дөнья белән хушлашты. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Уфада яшәде, шәһәрнең “Шәрәфле шәхесе” дигән абруйлы исем йөртте.
Даян абыйны мин үз гомеремдә тере килеш өч тапкыр күрдем. Тәүгесе – 1975 елда университетта Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Мәгариф хезмәткәрләре йортының китапханәсендә очрашу үтте. Икенче очрашу Җиңүнең 60 еллыгына карата Уфаның Орджоникидзе районында уздырылган иде. Очрашуда аңа укучылар һәм студентлар сораулар бирде. Алар арасыннан кемдер: “Даян Баянович, сугыш булмаса, Сез кем булып эшләр идегез?” – дип сорады. Ул озак та уйлап тормастан: “Укытучы булыр идем, арытаба югары белем алып, математика фәнен укытыр идем”, – дип җавап биргән иде.
Шулай ук, Башкортстанның халык язучысы Нәҗип абый Асанбаевларда булган чакта берничә тапкыр якташларның телефон аша сөйләшкәнен ишеттем. 2011 елда үзем Чехиягә чыгып киткәч, бер елдан чех телен өйрәнеп, аның белән шул телдә сөйләшәчәкмен, дигән максат куйдым. Кызганычка каршы, Даян абый белән башкача очрашырга насыйп булмады, ул дөнья белән хушлашты. Моның турында мин Чехиянең элек “Фронтта”, ә хәзер “Днес” дип аталучы һәм үзебезнең “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләренә охшаган басмада чех журналисты Ростислав Макуликның мәкаләсен укыгач белдем.
Даян Мурзин хакында әлеге мәкаләне язу алдыннан шәхсән Брно, Прага, Оломоуц, Табор, Острава, Опава, Бланско, Босковицы шәһәрләрендә совет яугирләре җирләнгән зиратларда һәм Туганнар каберлекләрендә, Д. Мурзин эзләрен саклаган Прага, Брно, Острава, Ческе-Будейовице, Ческий Крумлев, Плзень, Вышков, Зноймо, Требон, Табор, Бжеслав, элек совет заманында үзәк урамнарның берсе Даян Мурзин исемен йөрткән Злин шәһәрендә булу, Словакиядә ирем Владимир белән партизаннар бригадасы үткән юллардан үтү, партизаннар сугышы хакында белгән өлкән буын вәкилләре белән очрашып сөйләшү, Злин шәһәрендә, Словакиядә Ян Жижка бригадасы партизаннарына куелган һәйкәлләрне күреп фотога төшерү миңа Даян Мурзинның образын тулырак яктыртырга ярдәм итте. Әлеге мәкаләмдә мин Генрих Гофманның “Кара генерал”, алда язганымча, Чехиянең “MF Dnes” гәзите мөхәррире Ростислав Макуликның Д. Мурзин хакындагы “Кара генерал кемне тукмаган?” дигән очеркын, Брно хәрби институтының элекке деканы, техник фәннәр докторы, отставкадагы полковник, элекке партизан Владимир Годбодьның “Мемуарлар”ын уку, “Русские и Моравия”, “Моравский крас в Слоупе” китапларында партизаннар сугышына кагылышлы мәкәләләргә күз салу, Брно ветераннар клубы рәисе Соня Голечкованың “Кызыл Армия сафында сугышкан совет солдатларының хәрби тарихы”, Чехия Республикасы тарихы, “Башкортстан ветераны”, “Чехословакия авыллары тарихы: 1918-1945 еллар” кебек китапларны уку һәм Чехиядә сугыш хакындагы музей материаллары белән танышу да ярдәм итте.

Автор.

Даян Фәтхелбаян улы Мурзинның исеме Икенче бөтендөнья сугышы геройларының исемнәре язылган алтын исемлеккә кертелгән. Легендар шәхес бүген Башкортстанда, Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә киң билгеле. Тынычлык сагында торган якташыбыз, фашизмга каршылык күрсәтүчеләр хәрәкәтендә катнашып, Ян Жижка исемендәге интернациональ партизаннар бригадасының командиры булып хезмәт итә, ә моңа кадәр байтак урыннарда була, зур тәҗрибә туплый. 1938 елда фашистлар Чехословакияне басып ала. Гитлер бу илне басып алу белән анда Европада барлыкка килгән иң куркыныч концентрацион лагерьлар ача. Шушы лагерьдан, “сортларга” бүлеп, тоткыннарны башка концлагерьларга җибәргәннәр. Ә Чехияне “Герма­ниянең аерылгысыз бер өлеше, яки протекторат” дип игълан итәләр.
Арытаба инде хәлләр тагын да катлаулана төшә. Нацистлар 1942 елда протекторатның Лидице һәм Лежаки дигән ике поселогын бер төн эчендә яндырып, җир белән тигезләп, халкын атып, газ камераларында тончыктырып үтерәләр. Ә бу вакытта протекторат хуҗасы булып Гитлерның яраткан тугры солдаты Рейнгард Гейдриз утыра. Лидице авылында ирләрнең барысын да атып үтерәләр, хатын-кызларны исә Равенсбрук лагерена эшкә куалар. Сугыш тәмам­лануга бу лагерьда эшләгән хатын-кызларның 60 проценты һәлак була. Шундый хәл Лежаки бистәсендә дә кабатлана. Быел исә бу бистәләрнең җир йөзеннән юк ителүенә 78 ел тула. Элекке фаҗига вакыйгаларын хәтер­ләтеп, бистәләр уртасында “Хәтер” мемориалы, һәлак булганнар истә­легенә һәйкәлләр тора һәм “Розалар” аллеясы үсә. Күп нужа күргән бу илгә якташыбыз Даян Мурзин 1944 елда аяк баса, яшь кенә булуына карамастан, байтак батырлыклар күрсәтә.
Республикага Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев, Дөнья кубогы һәм рекорды, Европа чемпионатында җиңүче Русиянең атказанган спорт мастеры С. В. Үлмәсова, шагыйрь Миәссәр Басыйров, Заһит Фәйзи, А. Довженко исемендәге киностудиянең билгеле актрисасы, Украинаның атказанган артисты Н. В. Антонова, халык хуҗалыгының төрле өлкәсендә зур уңышларга ирешкән бер төркем галимнәр З. Т. Галиуллин, В. А. Дьяков, С. Ф. Зарубин, У. Р. Латыйпов, Советлар Союзы Геройлары М. П. Петров, В. И. Утин, М. А. Соколов, Т. Л. Нуркаева, Дан орденының тулы кавалерлары М. В. Варфоломеев, В. Н. Зотов, С. С. Туснолобов, Польша Республикасы Лодзь шәһәренең шәрәфле шәхесе, “Яңаручы Польша” алтын тәресе белән бүләкләнгән каһарман А. В. Кузнецовны биргән Бакалы райо­нының Иске Бакалы авылында туып-үсә Даян Мурзин. Ул 1921 ачлык елының 20 гыйнварында дөньяга килә. Аңардан башка гаиләдә тагын тугыз малай үсә, Бөек Ватан сугышы башлангач, аларның алтысы Туган илне сакларга китә һәм икесе генә әйләнеп кайта.
Даян мәктәптә яхшы укый, аеруча математика фәнен ярата. Иске Бакалы мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, арытаба данлыклы Кушнаренко педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылындагы башлангыч мәктәптә балалар укыта, райондагы Туктагол авылында башлангыч мәктәп директоры булып эшли.
1939 елда совет-фин сугышы башлану патриотик рухта тәрбияләнгән яшь буынга көчле тәэсир итә. Даян белән дә шулай була: ул бер иптәше белән яшерен рәвештә сугышка китә, чөнки яше җитмәгән була. Уналтысы яңа тулган ике үсмер 55 градуслы суыкта көч-хәл белән совет-фин чигенә барып җитәләр. Тик аларны хәрби оешмага укырга җибәрәләр. Алар Рига хәрби училищесына укырга керә. Ул заманда аларга укырга керү кыен булмаган, чөнки Туган илнең сугыш алдында торганын барысы да яхшы аңлый. Шуңа күрә алар немец телен тырышып өйрәнә. Анда бер елга якын укыганнан соң бер төркем иптәшләре белән Даян Мурзин СССР-Германия чигенә җибәрелә. Бу вакытта ул Балтыйк буе хәрби округының 10нчы укчылар диви­зиясендә взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сакта торган совет солдатларына чикне үтеп чыккан немец коммунистларының “1941 елның 22 июнендә Германия СССРга каршы сугыш башлаячак”, дип хәбәр итүләренә беркем ышанмаган, хәтта шәһәр-авылларны утка тоткан хәлдә дә ике ил арасында поездлар йөреп торган.
“Шулай да 21 июнь төнендә беребез дә йокламады, хәвеф белән яшәде, – дип сөйләгән иде Даян Баян улы Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә. – Һәм, чынлап та, иртәнге дүрт белән биш арасында һавада канатларына фашист свастикасы төшерелгән самолетлар күренде. Алар шултиклем күп иде, ямьсез козгыннар кебек тезелешеп очып баралар. Һәм күп тә үтмәде, берәм-берәм бомбалар төшә башлады. Без фронтны тотарга күпме генә тырышып карасак та килеп чыкмады, көчләр тигез түгел иде. Анда мин дә 1941 елның сентябреннән декабрь ахырына кадәр булдым, бу беренче сугышым булды. Сугыш минем өчен яраланудан башланды, тагын дүрт тапкыр яраланачагымны белми идем әле. Иптәшләрем мине плащ-палаткада үзләре белән сөйрәп алып барды. Күрәм, аларга миңа караганда да авыррак. Калдырып китүләрен сорадым, күпер төбендә чокырга салып калдырдылар...”
Күпме яткандыр, үзе дә белми. Аны бер латыш табып дәваханәгә илткән. Арытаба дәваханәне немецлар басып ала, ә ул бер солдат белән качарга өлгерә. Зур авырлыклар үтеп, безнекеләр янына барып чыгалар...
1941 елның көзендә Д. Мурзин Гнибеда җитәкчелегендә румын һәм немец диверсантларына каршы юнәлтелгән катлаулы операциядә катнаша. 1942 елның августыннан 1943 елга кадәр “Төркестан” легионының беренче штаб ротасы агенты була, немецлар кулы астында калган Донбассның Сталин дигән шәһәрендә Германиягә сатылган генерал Власов армиясе солдатларын Кызыл Армия ягына күчерү буенча яшерен эшләр алып бара. Асылда, татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк һәм башка көнчыгыш халыкларыннан торган “Төркестан” һәм “Идел-Урал” легионын үзебезгә кайтару буенча югары командованиегә кыю эш планы тәкъдим итеп, власовчыларның берничә төркемен Кызыл Армия ягына чыгаруга ирешә.
Бервакыт отряд җитәкчесе Гнибеда Мурзинның татар-башкорт телләрендә яхшы сөйләшкәнен белеп кала һәм аңа яңа задание бирә. Командир бер атна элек кенә немецларның мөселман халыкларыннан төзелгән бер дивизиясенең Ямпольдә тукталганлыгын белә. Мурзин анда рота командиры вазыйфасында йөргән Курамысов белән очраша, очрашу уңышлы килеп чыга. Ул Мурзиннан шикләнмичә легио­нерларның Берлинда Муса Җәлил җитәкчелегендә немецларга каршы көрәшүләре, дивизиядә хезмәт иткән ватандашларының кайда, нинди пост биләүләре, алда торган операцияләр хакында мөһим мәгълүматлар бирә, хәтта партизаннарга корал белән ярдәм итә. Шушы очрашудан соң ике як та власовчыларны Кызыл Армия ягына кайтару буенча эшләр алып бара, ләкин, шуңа карамастан, барлык планнары да килеп чыкмый: батальон билгесез юнәлештә юлга чыга. Тик ике атнадан соң гына разведчиклар легионның бәләкәй генә Глуховка дигән калачыкта тукталганын ачыклый.
Мурзинның Курамысов белән тагын да бер тапкыр бәйләнешкә кергәнен белгәннән соң фашистлар постларын көчәйтә һәм Курамысов артыннан күзәтү оештыра. Иң актив легионерларны кулга алу, тикшерү башлана, кайберләрен шунда ук атып та үтерәләр. Мурзин да засадага эләгә һәм каты яралана, ләкин бу юлы дәвалану өчен Мәскәүгә җибәрелә. Разведчик башкалада дәваланып кына ятмый, “партизан хәрәкәте” штабының генерал-майоры Строкач боерыгы буенча бер үк вакытта самбо алымнарын, сәгать механизмында эшли торган гранаталарны өйрәнү, азимут буенча йөрү, немец телен үзләштерүгә диверсия эшләре белән шөгыльләнүдә тулы әзерлек үтә.
...Бервакыт фашистлар тарафыннан басып алынган Изюм шәһәренә Чехиянең бөтен дөньяга данлыклы “Батя” фабрикасында тегелгән күн туфлиләр, итальян костюмы, румын күлмәге кигән, кулына алтын сәгать таккан, күн сумка тоткан бик чибәр бер егет килеп төшә. Ул үзен коммерсантмын дип таныштыра, асылда исә совет разведчигы Даян Мурзин булып чыга. Бу килүендә дә ул, башлыча, татар-башкортлардан торган “Идел-Урал” легионын Кызыл Армия ягына күчерү буенча эшләр башкара. Бу юлы аңа уңыш елмая. Ул өч легионер белән фронт линиясен үтеп чыгып, Сталинград фронтының бер штабына килеп урнаша һәм Мәскәү белән бәйләнешкә керә. Егерме яшьлек разведчикның катлаулы заданиене ялгызы үтәп чыгуы – үзе бер батырлык.
Даян үз төркеме белән элекке эшен уңышлы дәвам итеп, югарыдан алынган приказ буенча ике меңнән артык ватандашын кабаттан Кызыл Армия сафына бастырырга тиеш була. Ләкин эшләр ару гына барганда бер тоткарлык килеп чыга: совет командованиесе самолетлардан легионерларны Кызыл Армия ягына чыгарга чакыру язылган листовкалар ташлап эшне боза. Немецлар, әлбәттә, бу эшкә түзеп тора алмый: легионерларның ватандашлары белән хезмәттәшлек итүеннән куркып, легионны фронттан тылга күчерә. Бер үк вакытта кулга алулар башлана. Легионны Макеевка шәһәрендә урнаштыралар. Мурзин да подпольщиклар белән бәйләнешкә керә. Легионерлар, үз чиратында, Донбасс подпольщикларына үзләре саклаган немец аэродромын юк итүне үтенеп мөрәҗәгать иткәч, Мурзин үзәккә хәбәр итеп киңәшләшкәннән соң совет самолетлары фашистлар аэродромын һәм андагы 16 самолетны утка тота, хәтта морҗа эченә кереп яшеренергә маташкан танк дивизиясе штабы командирын да кулга алалар.
1943 елда Даян Мурзин Мол­давиядә В. М. Молотов исемендәге партизаннар отрядын оештыруда катнаша, Украинага караган Винница һәм Одесса өлкәләрендә хәрәкәт итә. Талантлы разведчик шушы ук елда Украинада партизаннар хәрәкәтен җәелдерү буенча оештырылган махсус разведчиклар мәктәбендә укый. 1944 елда Европада сугыш Словакия җиренә якынлашкач, фронтта хәлләр үзгәрә. Бу вакытта инде көчләр нисбәте Советлар Союзы ягына күчә. Кызыл Армия Польша, Румыния җирләренә аяк баскач, немецларга каршы хәлиткеч һөҗүм ясау мөм­кинлеге туа.
Бу мөмкинлекне совет командованиесе кулдан ычкындырмый. 1944 елның 25 августында Кызыл Армия Карпат таулары янында туктый, бу вакытта Словакия кул сузымында гына тора – нибары 30-40 километр. Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков белән генерал И. С. Конев җитәкчелегендәге 2 миллион 200 мең солдат һәм офицер, 32 мең орудие һәм миномет, 6500 танк һәм үз­йөрешле артиллерия установкалары, 5 мең самолет катнашкан бу опе­рациядә Польша, Югославия, Румыния, Болгария кебек илләр һәм Европа буйлап сибелгән Освенцим, Майданек, Треблинка, Бухенвальд, Дахау, Заксенхаузен, Равесбрук, Маутхаузен кебек концлагерьлардагы тоткыннарны азат итү башлана. Европа чигендәге сугышларда фашист­ларның 35 дивизиясе кыйратыла, Гитлер армиясенең 70 процентка кадәр солдаты юк ителә. Советлар Союзы Герое, чех генералы Людвиг Свобода җитәкче­легендә 1нче Белоруссия һәм 1нче Украина фронтларында чехлар һәм словаклардан торган аерым чех корпусы да сугыша. Аларның барысы да үз Туган илен фашистлардан азат итәргә ашкына, совет гаскәрләре белән бергә Варшаваны азат итүдә катнашып тәҗрибә туплый, Дуклин перевалында немецларга каты һөҗүм ясый. Бу хәл словак, чех, поляк һәм фашист итеге астында калган башка халыкларда өмет уята. Хәтта Че­хословакиядә мобилизация игълан ителә, кыска гына вакыт эчендә алар башка милләтләр халкы белән 60 меңлек гаскәр туплый. Бер коралсыз диярлек, алар 20 мең фашистка каршы чыга, Терезиндагы концлагерьдагы тоткыннарны коткарырга тырыша. Ул лагерьда тәүлек әйләнәсенә эшләп хәлдән тайган, авырган тоткыннарны яндыру өчен крематорийлар көне-төне эшләп торган һәм Европа дәүләтләренең фашистларга каршы чыккан халкы үтерелгән.
1944 елның августында Даян Мурзинны иптәшләре белән Чехосло­вакиягә ташлыйлар, анда ул Ушияк исемле чех командирының партизаннар отрядына барып эләгә. Даян Баян улын отрядта “Юрий Васильевич” дип йөртәләр, чөнки, беренчедән, отрядта чын исемеңне атау рөхсәт ителмәгән, икенчедән, төркем командирларының хәвефсезлеге өчен кирәк булган. Партизаннар отряды күпмилләтле булган. Анда урыслар, татарлар, башкортлар, чехлар, словаклар, фашист төрмә­ләреннән качкан итальяннар, румыннар, поляклар, венгрлар, хорватлар һәм башка милләтләр халкы була. Алар фашистларга көнен дә, төнен дә тынгы бирми, 5 мең солдатны юк итә, 60 эшелон, 10 күпер, 16 фашист самолетын һәм аэродромнарны шартлата. Даян Мурзин партизаннарга: “Урындагы халык безгә коткаручы, азат итүче дип табынып карый, шуңа күрә без үзебез хакында яхшы фикер, изге истәлек калдырырга тиешбез”, – дип кабатларга ярата. Күп опера­цияләрдә үзе белән иңгә-иң терәп сугышкан тугры дуслары Павел Куделя, Гаша Ташиговский, Иржи Ировский, Сергей Жуков, урманчы Ян Ткач кебек дусларын югалта.
1944 елның сентябрь-октябрь айларында тауларда сугыш алып бару катлаулана, чөнки Карпат тауларына партизаннарга каршы фашистларның яхшы әзерлекле дивизияләре җибә­релә. Бу хәлне искә алып, Совет командованиесе ягыннан кыска гына вакыт эчендә 1нче һәм 2нче Украина фронтлары армиясе ярдәмендә “Көнчыгыш Карпат” операциясе оештырыла Һәм аны тормышка ашыру көне итеп 8 сентябрь билгеләнә. Әйткәндәй, бу операциядә минем әтием Мотыйгулла Фәтхулла улы да катнаша. Аллаһка шөкер, ул исән кала. Ул операциядә 36 мең совет солдаты, 7 мең чехословак һәлак була, 146 меңе яралана.
1945 елның башына Словакиядә һәм Чехиядә сигез меңгә якын төрле милләт вәкилләреннән торган эреле-ваклы йөзгә якын партизан төркеме хәрәкәт иткән. Алар барысы да Чехословакия Коммунистлар партиясе һәм аларның лидерлары белән тыгыз бәйләнештә була. Партизаннарның сугышчан рухын күтәрү өчен “Красная правда” гәзите нәшер ителә. Совет командованиесе даими рәвештә партизаннарга әхлакый, матди һәм хәрби ярдәм күрсәтеп тора, моның өчен Словакиянең “Өч имән” аэродромына СССРдан килгән йөк самолетлары баш күтәрүчеләргә көне-төне азык-төлек, корал, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар ташлый. Протекторатта исә бу хәл фашистларны хафага сала, шул сәбәпле алар төп сәнәгать үзәге булган Прага, Брно, Плзень, Острава, Чешске-Будеёвице, Злин, Баньска-Будеёвице, Визовицы, Гольшов, Кутна Гора, Мартин, Болеслав, Кромерж, Нижице, Всетин, Валашске Мезеречи, Немаховицы, Бранковицы кебек шәһәрләрне ничек тә булса кулдан ычкындырмаска тырыша. Гестапо исә Бескид тауларында урнашкан партизан штабларына әледән-әле махсус әзерләнгән шымчыларын һәм диверсантларын җибәреп тора.
Якташыбыз башта отрядның штаб начальнигы була, ләкин отряд командиры Ушияк һәлак булганнан соң отрядны “Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы” дип үзгәрткәч, аны командир итеп куялар.
Ләкин ничек кенә булмасын, сугышның үз законнары. Катлаулы хәл-вакыйгаларга юлыккан мәллә­рендә, яшь булуына карамастан, Даян Баян улы салкын акыл, эчке сизем­ләвенә таянып эш итә. Отрядка килгән яңа партизаннарны да ул яхшылап тикшермичә кабул итми. Әгәр кемдер күңеленә ошамый икән, аның артыннан даими күзәтү оештыра, партизаннарга кылган эшләренә карап бәя бирә, чөнки аңа командир буларак хаталанмау, аңа ышанып килгән кешеләрнең гомерен саклау кирәк. Төркемнең тәүге командиры Ушияк­ның сатлыкҗанга ышанып һәлак булуы Мурзинны сизгер булырга өйрәтә, ул еш кына йоклаган урынын алмаштырган, бер җирдә озак тукталмаган. Ә хәзер Ушияк белән булган хәлләргә яңадан әйләнеп кайтыйк...

Миләүшә ГОДБОДЬ.
Чехия Республикасы.
(Ахыры бар).
Читайте нас