Күз алдына китерегез әле: кинәт кенә лотереяга бик күп акча откансыз икән! Аны кая куяр идегез? Кулга кунган бәхет кошын өркетмәскә дә кирәк бит әле! Әгәр дә мәгәр шундый могҗиза сезнең белән кайчан да була калса, дип, миллионнар откан кешеләрнең тәҗрибәсен бүген үк өйрәнеп кую артык булмас.
Лотереяда шактый зур суммада акча отучыларның акчаны нәрсәгә тотынулары турында сораштыру уздырылган.
Статистика буенча, иң киң таралган җавап – бурычлар түләргә һәм кредитны капларга.
Икенчесе – күчемсез милек, ягъни фатир, йорт алу.
Өченчесе – сәяхәткә бару һәм сәламәтлекне ныгыту, дәвалану.
Дүртенчесе – хәйриячелек.
Узган елның Яңа ел тиражында ярты миллиард откан Любовь Догорова Петербург үзәгендә зур фатир һәм яңа киемнәр алган, сәламәтлеген ныгыткан. Бер өлешен улына һәм хәйриячелеккә биргән. Калган акчага шәһәр читендә йорт алырга уйлап тора икән.
Миллионнар отучылар арасында иңнәренә ишелгән байлыкны күтәрә алмыйча, эчкечелеккә бирелеп, тормыш сазлыгына батып вафат булучылар да аз түгел. Халык әйтмешли: "Авырлыкка кем дә түзә, бәхеткә чыдап кара!"