+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 гыйнвар 2020, 11:39

Анастасия Заворотнюкның кызы туган көнен клиникада билгеләп үткән

Шушы көннәрдә төрле чыганаклар актрисаны дәваханәдән чыгарулары турында язды — янәсе табиблар көчсез булып чыкты һәм аны дәвалауны дәвам итүнең мәгънәсен күрми

Шушы көннәрдә төрле чыганаклар актрисаны дәваханәдән чыгарулары турында язды — янәсе табиблар көчсез булып чыкты һәм аны дәвалауны дәвам итүнең мәгънәсен күрми.

Бүген Анастасия Заворотнюкның тагын клиникада булуы билгеле булды. Дәваханәдә ул кызы Аннаның 24 яшен билгеләп үткән. 48 яшьлек "прекрасная няня" авыр хәлдә булу сәбәпле, бәйрәм палатада оештырылган. Анда, туган көнен билгеләүче кызыннан тыш, актрисаның улы Майкл, шулай ук ярдәмчесе белән әнисе дә булган.

"Матбугат.ру" хәбәр итүенчә, табиблар Заворотнюкның хәлен тотрыкландыру өчен барысын да эшли. Ире - фигуралы шуу остасы Петр Чернышев бүгенге көндә эшчәнлеген дәвам итә һәм Татьяна Навканың боз тамашасында чыгыш ясый. Спортчы хатынының сәламәтлеге уңаеннан әлегәчә бернинди дә комментарий бирми. Tөрле чыганакларга сылтама биргән тelegram-Mash каналы материаллары буенча, актрисаның хәле яхшыруга бара.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27780



Фото: Legion-Media
Читайте нас