Бу ирнең соңлап кына дөньяга килгән улы армия яшенә җиткән. Үзе исә - отставкадагы майор. Баласын армиягә җибәрмәскә ни сәбәпле карар иткән?
Узган гасырның туксанынчы елларында Башкортстаннан Чечен Республикасына ике тапкыр командировкага барып кайткан ул. Ул вакытларны болай искә ала:
- Безнең вакытлыча урнашкан частьтә кечерәк пекарня бар иде. Ул үзебез өчен икмәк пешерергә тәгаенләнгән. Безгә кадәр хезмәт иткән офицерлар анда көн дә 80 икмәк пешертеп, аның берничәсен үзләренә алып кала һәм калганын чечен авылында сата торган булалар. Гомумән, алар нәрсә булдырала, шуны сатып көн күргән. Кайберләре Уфага “Мерседес” машиналары белән кайтты.
Чеченнар КППдан иркен үтеп кереп, сатарга дигән милекне төяп алып чыгып китә торган булалар. Ә беркөнне шундый машина шартлаткыч алып керә. Террорчы үзен, машинаны һәм бу вакытта сафка тезелгән солдат-офицерларны да шартлата. Алай да КППдагы солдат аның юлын бүләргә тырышып карый, үзе һәлак була, әмма иптәшләренә яшеренергә мөмкинлек биргән бик кадерле мизгелләрне язмыштан тартып ала. Үлемнән калган шул солдатларның безнең паектагы икмәккә ничек ябырылганы әле дә күз алдында тора, - дип тәмалады ул сүзен.
Сүз дә юк, кайчандыр Олег Газманов мактап җырлаган “господа офицеры” да бар погонлылар арасында. Ә менә югарыда телгә алынган хөрәсәннәр кем инде?! Алар хәтта маредердан да түбән тәгәрәгән бәндәләр булып чыга түгелме?