+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 16:20

“Читләр тотынганчы, үзең барла”

Түбән Әврез мәктәбендә бу авылда туып-үскән күренекле шәхес, Башкортстанның атказанган төзүчесе Таһир Ахунов белән очрашу үтте.

Таһир Нури улы – туган төбәген өзелеп яратучы, шул сәбәпле якташларына байтак игелекле гамәлләр кылган кеше дә. Атап әйткәндә, авыл тарихын өйрәнеп, ул Түбән Әврез турында саллы гына китап чыгарды.

Кече якташлар белән оештырылган кичәдә дә сүз авылның үткәне, нәсел тамырларын өйрәнү турында барды. Бу җәһәттән тарихны өйрәнүче укучыларга җентекле киңәшләр бирде.

“Ата-бабаларын хөрмәт итмәгән, шәҗәрәсен ачыкламаган кеше - тамырсыз агач кебек”, - диде ул.
Таһир Ахунов башлангычы белән Түбән Әврездә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл яңартыла.

Очрашу азагында туган якны өйрәнүче мәктәп коллективына авыл тарихы буенча үзенең күпьеллык тикшеренүләренең нәтиҗәсен – шәҗәрәләрнең электрон вариантын бүләк итте.
Автор фотосы.
Читайте нас