+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 12:55

Имчәк балаларын бәкегә чумдырырга ярыймы?

Бу һәм башка сорауларга МЧС хезмәткәрләре матбугат конференциясендә җавап бирде.

Конференциядә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Идрисов, Идарәнең су объектларында кешеләр хәвефсезлеге бүлеге баш белгеч-эксперты Вилдар Шәрипов һәм Уфаның Сергиев соборы настоятеле һәм протоиерее Евгений Шерышев катнаштылар.
- 18еннән 19ына кадәр МЧС көчләре югары әзерлек режимында эшләячәк. Республика буенча 78 купель җиһазландыру каралган. Һәрберсендә дә без хәвефсезлекне тәэмин итәчәкбез, - дип билгеләде Эдуард Миңневәли улы.
- Республика буенча 1000 хезмәткәр һәм 300 техника берәмлеге эшкә җигеләчәк, - дип өстәде Вилдар Фәтхи улы.
- Инвалидларны һәм имчәк балаларын бәкегә чумдырырга ярый, - дип сорауга җавап бирде Евгений Александрович. - Бәкегә һәркем чума ала. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген, динен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып чумарга тиеш.
bash.news сайтыннан
Читайте нас