+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 11:10

"Кредитым юк, ә банк акча таптыра..."

Дондагы Ростов шәһәрендә яшәүче хатын авыр хәлгә тарыган. Хатын белдергәнчә, банк аңардан 200 мең сумнан артык акча таптыра.

Дондагы Ростов шәһәрендә яшәүче хатын авыр хәлгә тарыган. Хатын белдергәнчә, банк аңардан 200 мең сумнан артык акча таптыра.

Банк аңлатуынча, бер ел элек ул аларда кредит картасын алган булган һәм аңардан 100 мең сум акча салдырган. Әйтергә кирәк, ике көн элек тә карта буенча "Ярмарка" кибетендә азык-төлек сатып алынган.

Әмма хатын карта белән бер дә кулланмаган һәм кайда икәнлеген дә белми. Хәзер ул картаны яптырган, ә банк аңардан акча түләүне таләп итә.

Хатын бу хәл турында Интернет челтәренә язган, кешеләрдән ярдәм сораган. Ул ике бала тәрбияли һәм идән юучы булып эшли. Аның хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә аның акчасы кредит түләргә җитми...

Сак булыгыз, дуслар! Шундый хәлгә калмас өчен кредит картагызны аеруча саклап йөртегез!
Фото: ladmadrid.ru сайтыннан
Читайте нас