Гаиләдә икенче сабый дөньяга килергә әзерләнгәндә тәүгесенә дә игътибарны киметергә ярамый
Икенче бала көтү ата-ана өчен зур шатлык булса, беренче бала өчен ул көчле стресска әверелергә мөмкин. Бу очракта нинди проблемалар туарга мөмкин, аларны ничек хәл итәргә? Беренче баланы энесен яисә сеңлесен каршы алырга ничек әзерләргә?
“Җәмәгатьчелек фикере” фонды мәгълүматларына караганда, җавап бирүчеләрнең 85 проценты эне һәм сеңелләрен иң якын кешеләр дип саный. Ә 86 проценты балачакларында бертуганнары белән яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә. Бары 13 проценты гына үзләреннән кечерәк гаилә әгъзалары белән начар мөнәсәбәттә булуларын белдергән.
Күренүенчә, өлкән һәм кече бала арасында низаг чыгу күпмедер дәрәҗәдә котылгысыз. Шуңа күрә гаиләдәге беренче баланы энесе яки сеңлесе тууга алдан әзерләргә кирәк, ди психологлар.
Ата-аналарга нәрсәгә әзер булырга?
Әти-әниләр очраган төп проблема — ул өлкән баланың көнләшүе. Әйе, аның хисләрен аңларга була. Кече туганы туганчы, өлкәннәрнең барлык игътибары бары тик аңа юнәлтелгән иде. Ә хәзер гаиләнең бөтен тормышы яңа туган сабый тирәсендә әйләнә. Үзенә игътибар кимүгә беренче бала бик борчыла. Кагыйдә буларак, өч яшьтән кечерәк балалар ачыктан-ачык канәгатьсезлек белдерә: алар сабыйны кыерсытырга, аның турында начар сүз әйтергә, көйсезләнергә, тыңламаска мөмкин. Ә өлкәнрәк бала үзен кечкенә кебек тота башларга мөмкин. Мәсәлән, бәдрәфкә кермичә, киемен юешләргә, үзаллы киенүдән баш тартырга. Мәктәп укучылары, гадәттә, үз хисләрен яшерә. Тик аларның тойгыларының мәктәптә өлгәшү дәрәҗәсе төшүендә чагылуы ихтимал. Шулай ук сәбәпсез көйсезләнү, истерикалар, сыйныфташлары һәм укытучылар белән низагка керү дә булырга мөмкин.
Өлкән баланың көнләшүен ничек булдырмаска? Икенче тапкыр ата-ана булуны планлаштыручылар өчен тугыз киңәш:
1. Балага сабый туачагы турында алдан әйтегез.
Гаиләдә тагын бер бала булачагы турында аңа башкалар түгел, ә әти-әнисе әйтергә тиеш. Бу хакта йөклелекнең өченче айларында әйтергә кирәк. Шулай иткәндә, ул тормышында булачак үзгәрешләргә күнегә алачак.
2. Беренче бала белән аның энесе яки сеңлесе тугач, нәрсәләр булачагы турында сөйләшегез.
Сабыегыз белән бала туу турында сөйләшергә кирәк. Баштагы вакытта кече балага бик күп игътибар таләп ителәчәген аңлату — ата-ананың бурычы булып тора. Шулай булуга карамастан, әти-әнисе аны элеккечә үк яратачагын ассызыкларга кирәк.
3. Кечесенә агрессия күрсәткән беренче балагызны ачуланмагыз.
Мондый очракта аңа үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирү яхшырак. Әти-әнисенең баланың хисләрен аңлавы аңа үз кичерешләрен җиңәргә көч бирәчәк.
4. Өлкән бала тормышындагы үзгәрешләрне кече бала туу белән бәйләмәгез.
Бала тормышындагы барлык мөһим үзгәрешләр — башка бүлмәгә күчү, балалар бакчасына баруны кече бала туу белән бәйләргә кирәкми. Боларны күпкә алданрак, яки, киресенчә, соңрак вакытка калдырырга кирәк.
5. Баланы нәнигә кагылышлы карарлар кабул итүгә җәлеп итегез.
Ата-ана аның белән барлык мөһим мәсьәләләр турында фикер алышса, беренче бала булачак вакыйгада катнашуын тоячак. Мәсәлән, ул туачак балага карават сайлауда, уенчыклар һәм кием-салым сатып алуда катнашырга мөмкин. Шулай ук исем сайлауда да баланың тәкъдимнәрен тыңларга кирәк.
6. Өлкән балага аның нәни чагы турында сөйләгез.
Ата-анага өлкән балага аның үзе турында сөйләргә кирәк. Аның үзенең дә әнисенең карынында ятуын, тугач та шундый ук кечкенә булуын әйтергә, фотоларын күрсәтергә мөмкин.
7. Өлкән балага аның нәни турында ничек итеп хәстәрлек күрсәтә алуы турында сөйләгез.
Баланы апаеның аның белән беренче көннән үк уйный алмаячагы турында кисәтергә кирәк. Бераз үсә төшкәч, ул үзе белгән барлык һөнәрләрен дә апаена өйрәтә, күрсәтә алачагы турында әйтегез.
8. Балага күпбалалы гаиләләрдән уңай үрнәк күрсәтегез.
Моның өчен күпбалалы танышларыгыз булса, аларга кунакка барыгыз. Мондый гаиләләрдә балаларга бергә уйнавы күңелле булуын аңлатыгыз. Ә инде аның үз апае бераз үскәч, алар үзләре дә шулай ук бергә уйный алачагын аңлатыгыз.
9. Баланың яшьтәшләре белән аралашу даирәсен киңәйтегез.
Ата-аналарга баланың, гаиләдән тыш, читтә аралашу даирәсе булсын өчен тырышырга кирәк. Әгәр ул башка балалар белән күбрәк аралашса, аның тормышы ата-аналар белән генә бәйле булмаячак, һәм ул сабый тууыны авыр кичермәячәк.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.