Өлкән буынның яудагы һәм тылдагы батырлыгы ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган
Дәһшәтле чорда илебездә яшәгән һәркем Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән. Дошман белән алышлар Башкортстаннан ерак барса да, республикада да сугыш авазы тынмый. Тылдагы тормышны да алгы сызык белән чагыштырып була. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” лозунгы астында эшләү олысы һәм кечесе, хезмәт коллективлары өчен яшәү мәгънәсенә әверелә.
Сугыш башланганда Башкортстанда ярыйсы ук үсешкән сәнәгать базасы, яхшы әзерлекле кадрлар, бай табигать ресурслары булган. Нефть промыселлары, нефть эшкәртү заводлары, металлургия предприятиеләре аеруча зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыкларга кирәк. Чөнки фронтны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү бик тә мөһим була. Шул ук вакытта республика төп авыл хуҗалыгы төбәге дә булган. Бөтен халык Җиңү хакына, фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү хакына хезмәт вахтасына баса. Уфа, Белорет, Стәрлетамак заводлары сугыш кирәк-яракларын чыгаруга күчә. Уфа, Ишембай, Черниковка тегү фабрикалары хәрби кием, маскировка халатлары, противогаз сумкалары тегә. Урындагы җиңел, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре үз эшен үзгәртеп кора.
Республика фронт өчен квалификацияле сугышчылар әзерли. Сугышның беренче айларында бездә 361нче укчылар, 74нче һәм 76нчы кавалерия дивизияләре формалаша. 1941 елның ноябрендә республика ике башкорт кавалерия дивизиясен оештыра. Алар республика ресурслары хисабына хәрби кирәк-ярак, транспорт һәм башка чаралар белән тәэмин ителә. 1942 елның 1 маенда полковник Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче кавалерия дивизиясе фронтка юллана. 2 июльдә ул данлы сугышчан юлын башлый.
1942-43 елларда республикада 219нчы һәм 300нче укчылар дивизияләре туплана, уннан артык миномет һәм артиллерия полкы, шул исәптән Салават Юлаев исемендәге 1292нче истребитель-танкка каршы артиллерия полкы булдырыла. Башкортстаннан мобилизацияләнгән зур төркемнәр 284, 363, 371, 377, 381нче укчылар дивизияләре составына керә.
Күп кенә якташларыбыз Балтыйк, Төньяк, Кара диңгез һәм Тын океан флотларының хәрби кораблары, елга флотилияләре экипажлары составында сугыша.
Башкортстан Бөек Ватан сугышына 700 меңнән артык иң яхшы ул һәм кызларын озата. Ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да илебез сагына баса. Башкортстаннан йөзләгән гүзәл затлар радист, шәфкать туташы, табиб булып ут эченә керә.
Бәләбәй шәһәреннән очучы Мәгубә Сыртланова төнге бомбардировщиклар полкы составында 700дән артык уңышлы хәрби очыш ясый. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Шушы ук полк очучысы Клавдия Серебрякова сугышчан батырлыклары өчен ике Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Хатын-кызларыбызның фронттагы батырлыгы — дөнья тарихының уникаль сәхифәсе. Бик авыр булса да, алар утлы елларның сынауларын намус белән һәм лаеклы үтеп чыгалар.
Камауда калган күп кенә сугышчылар һәм командирлар оккупацияләнгән илләрдә совет партизаннары һәм каршылык хәрәкәтләрендә катнашучылар сафына кушыла.
Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 1941-44 елларда Белоруссия партизаннары сафында 300дән артык якташыбыз сугыша. Йөзләгән якташыбыз Брянск, Смоленск, Калинин, Орел, Ленинград өлкәләрендә һәм Карелиядә партизан отрядларында катнаша. Бакалы районыннан очучы Александр Кузнецов Польшада партизан бригадасын оештыручыларның берсе була. Учалы районы егете Мөҗтәбә Шаһиев француз партизаннары сафында сугыша. Италия каршылык фронты сафларында якташыбыз Александр Коляскин Рим шәһәре янында эшчәнлек алып барган партизан отрядын җитәкли.
Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган һәм киләчәк алышның уңышын тәэмин иткән гвардия рядовое Александр Матросовның исеме бөтен дөньяга билгеле. Миңнегали Гобәйдуллин тарафыннан кабатланган бу каһарманлык Совет Армиясенең барлык сугышчылары өчен дә батырлык үрнәге булып тора. Алар икесе дә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аларның батырлыгы хөрмәтенә Уфа шәһәренең Җиңү паркында Агыйдел елгасы буенда Башкортстан уллары һәм кызларының батырлыкларын гәүдәләндерүче һәйкәл куелган.
Якташларыбыз Ленинград, Курск дугасы, Днепр, Украина һәм Белоруссиядә, Балтыйк буенда, Европа халыкларын фашист илбасарларыннан азат итүдә күп батырлыклар күрсәткән. Соңгы сугышларда һәм штурм вакытында очучылар Г. Мушников, Н. Дегтярь, артиллеристлар В. Тарасенко, А. Калганов, разведчик
Г. Сәетов аеруча зур батырлыклар күрсәтә. Аларның барысына да Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Башкортстаннан 200 меңнән артык яугир орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аеруча зур батырлыклар күрсәткән 278 солдат һәм офицер Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 35 кеше Дан орденының тулы кавалеры дәрәҗәсенә лаек була. Алар барысы да — безнең горурлыгыбыз, яшь буын өчен мәңгелек үрнәк.
Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын куючыларның берсе Мишкә районында туып-үскән Гази Казыйхан улы Заһитов була. Өлкән сержант, разведчик, артиллерист сугыш юлын беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр узган. Рейхстагка беренчеләрдән булып кергәннән соң, күкрәге яралана. Шуңа карамастан, 30 апрель кичендә хәрби иптәшләре белән бергә Рейхстагка кызыл флагны ныгыта.
Безнең республикада легендар очучы Муса Гәрәевның батырлыгы турында һәркем белә. Ул сугышны Сталинградта башлый һәм Кенигсберг янында тәмамлый. Аның исәбендә — 207 хәрби очыш. “Ил-2” штурмовигында ул дошманның хәрби техникасына һәм солдатларга каршы ут ача. Фашистлар аны белә һәм аңардан уттан курыккан кебек курка. Нибары 23 яшендә Муса Гәрәев ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Кешенең асылы тарихтагы кискен чорларда аеруча ачык күренә. Егерме яшьлек егетләр, окоптан күтәрелеп, үлемгә каршы барганда орден-медальләр турында уйламый, әлбәттә. Алар Ватан өчен, аның азатлыгы өчен гомерен корбан итә. Бу турыда бервакытта да онытырга тиеш түгелбез.
Сугыш елларында республикада 2 миллион 600 мең кеше яши, 322 меңнән артык якташыбыз Ватан азатлыгы өчен яу кырларында ятып кала. Җиңү хакына Башкортстанның түләгән коточкыч бәясе шундый.
Фронтовик, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең сүзләрен кабатлыйсы килә: “Һәлак булган уллар һәм кызларның данын һәм хәтерен искә алып, халык үзен югары күтәрә һәм рух көчен раслый, шул ук вакытта, аны кем яндыруына карамастан, ул ут белән уенның һәлакәте турында уйлый”.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.