+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 гыйнвар 2020, 12:17

Дәваханәдән урманга илтеп ташлаганнар

Белорет районының 1нче дәваханәсендә шактый күңелсез вакыйга булган. Кемдер республика Башлыгына дәваханәдә мәче яшәве хакында шикаять язгач, табиблар мәчене урманга илтеп адаштырган.

Белорет районының 1нче дәваханәсендә шактый күңелсез вакыйга булган. Кемдер республика Башлыгына дәваханәдә мәче яшәве хакында шикаять язгач, табиблар мәчене урманга илтеп адаштырган.

- Дәваханәдә әнием декабрь азагыннан 9 гыйнварга кадәр ятты. Мин аның янына барып йөрдем. Шул вакытта хирургия бүлегендә яшәүче мәчене күреп шаккаттым, - ди яза Зилия Москова. - Биредә бит идеаль чисталык булырга тиеш! Кешеләр операциядән соң дәвалана! Ә монда мәче йөреп ята. Кайсы караватка менәсе килә, шунда йоклый.

Зилия ханымның республика Башлыгына мөрәҗәгать итүеннән соң ике көн үткәч, дәваханә табиблары мәчене урманга илтеп адаштырган.

"Күңелегез булдымы инде? Бу гамәлдән Сезгә җиңелрәк булып киттеме?" дип язган дәваханә хезмәткәрләренең берсе бу хәлдән соң социаль челтәрләрдә.

Әлбәттә, дәваханәдә йорт хайваннары булырга тиеш түгел. Тик нигә мескен мәчене урманга илтеп олактырырга? Дәваханә хезмәткәрләренең берәрсе аны үз йортына алып кайтып китә алыр иде! Мәрхәмәтлерәк булсак иде дә бит...
Фото: yablor.ru сайтыннан
Читайте нас