7нче сыйныф укучысы янган өйдән энекәшен коткарган.
Бу хәл Приморье краеның Воздвиженка авылында булган. Балаларның ата-аналары эштә чакта өйдә янгын чыккан.
Янгынны мәктәп укучысы беренче булып күреп калган һәм энекәшен коткарырга йөгергән. Ул, янган өйгә кереп, баланы коткарган. Арытаба аның кулы һәм бите пешүе беленде. Аллаһка шөкер, өч яшьлек баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Аларны икесен дә дәваханәгә озатканнар. Аларның сәламәтлек торышын табиблар тикшереп торачак. Балаларга психолог ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.