ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский барлык микрофинанс һәм коллекторлар агентлыкларын бетерергә кирәклеге турында әйткән иде. Шул ук вакытта, русиялеләрнең банкларга булган барлык бурычларын да кичерү яхшы булыр иде, дигән ул.
Әлеге бурычларның күләме 40 миллиард сум тәшкил итә. Банклар, микрофинас оешмалары һәм коллекторлар гади халыкны чын-чынлап коллыкка төшерде, ди сәясмән.
Владимир Вольфовичның тәкъдиме халыкка бик ошаган, әлбәттә. Чынлап та, чит илләргә миллиардлаган бурычларын кичерүче Русия нигә әле үз гражданнарына карата да шәфкатьлелек күрсәтмәскә тиеш?!
Социаль челтәрләрдә әлеге темага бик кызу фикер алышу бара. Тәкъдимнең яхшы икәнлеген беркем дә инкарь итми, тик менә ул тормышка ашар микән - монысын шик астына алучылар күп.