"Бу - минем Витя абыем. Аны машинасы белән бәрдереп үтергән кеше әле иректә йөри..."
Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсендә Стәрлетамак - Стәрлебаш юлының 6нчы чакрымында 47 яшьлек ирне бәрдерген шоферның кем булуы ачыкланган, дип хәбәр итәләр.
Ул биредә яшәүче кеше була, исерек килеш руль артына утырган өчен бер тапкыр җәзасын алган да булган инде.
«Бу - минем Витя абый, ул вакыйга урынында һәлак була. Ә үтерүче водитель һәлакәт урыныннан качкан. Бәлки, Витя абый исән булып, аңа ярдәм итәргә мөмкин булгандыр. 15 гыйнварда 21-23 сәгатьләрдә Стәрлебаш трактыннан узган булсагыз, зинһар, видеорегистратор язмалары белән уртаклашсагыз иде. Бу әле һаман да иректә йөрүче җинаятьчене тоткарлауда ярдәм итә алыр иде", – дип мөрәҗәгать иткән мәрхүмнең туганнары төбәк халкына.
Кичә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бәрдерүнең характерлы билгеләре булган "ВАЗ-2109" автомобилен тапкан. Хәзерге вакытта шоферның шәхесе ачыкланган, әле аны эзлиләр.