Шундый кешеләр күбрәк булсын иде.
Кичә начар һава торышы нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре дә күп булды. Уфа - Белорет трассасында бер машина юл кырыена төшеп киткән булган. Аннан чыгарга аңа икенче кеше туктап ярдәм иткән. Арытаба ул Интернет челтәрендә аңа рәхмәт хаты язган.
"Кичә Уфа - Белорет трассасыннан барганда машинам белән юл читенә төшеп киттем. Егетләр туктап ярдәм итте. Үз вакытларын да, көчләрен дә жәлләмәделәр. Рәхмәт сезгә! Исән-сау булыгыз! Сезнең яннарыгызда гел шундый ук игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булсын!" - дип язган ул.
Әфарин, егетләр! Сезнең кебек кешеләр юлларда да, тормышыбызда да күбрәк булсын иде!