Нәтиҗәдә, кыз үз-үзенә кул салган.
Екатеринбург мәктәбендә укучы 16 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Сәбәбе - мәҗбүриләп 50 яшьлек иргә кияүгә бирү.
Әлеге хәлгә гарьләнгән бахыр кызның әти-әнисе балаларының теләген игътибарга алмаган. Бу гаиләдәге гореф-гадәтләр буенча, кызлар 16 яшьтә үк кияүгә чыга. Күптән түгел кыз һәм аның әти-әнисе булачак "кияү" белән Омск шәһәренә танышырга барганнар.
Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары билгеләвенчә, кыз 9нчы сыйныфта яхшы билгеләренә генә укыган. Әмма кияүгә чыгарга кирәк булганлыктан, ул укуын дәвам итмәскә тиеш булган.