+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2020, 11:45

6 яшьлек кызының чәчен пеләшкә алган...

Тикшерү барышында әти кешенең тагын бик күп башка сыймаслык гамәлләре ачыкланган.

Санкт-Петербургта яшәүче бер әти 6 яшьлек кызының чәчен пеләшкә алган. Моның сәбәбен ул баланың үз әнисенә яисә беренче хатынына охшавы белән аңлаткан. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Лента.ру" басмасы хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кызны беренче тапкыр узган елның декабрендә күпсанлы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салганнар. Тикшерү барышында әтисенең кызны даими рәвештә кыйнавы, чәченнән сөйрәп йөртүе, тешләрен коеп төшерергә маташуы ачыкланган.

Ир балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга кызын яратмавы һәм аңардан күптән котылырга теләве хакында сөйләгән, чөнки бала артык әнисен хәтерләткән. Ул баладан баш тартырга гына курыккан, чөнки бу очракта икенче никахтан туган сабыйларыннан да колак кагуы ихтимал.

Басма мәгълүматларына караганда, баланың әтисенә, шулай ук аның хәзерге хатынына карата тәрбия бурычларын үтәмәү турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган. Өч баланы да гаиләдән алганнар.
Фото: spb.mk.ru
Читайте нас