+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2020, 10:37

Бөрегә Никита Малинин килә

Бөре шәһәрендә 23-25 гыйнварда "Крещенские морозы" төбәкара җыр һәм бию фестивале үтәчәк. Быел аның мәртәбәле кунагы - Никита Малинин.

Бөре шәһәрендә 23-25 гыйнварда "Крещенские морозы" төбәкара җыр һәм бию фестивале үтәчәк. Быел аның мәртәбәле кунагы - Никита Малинин.

Быел табигать гыйнварда яңгыр яудырып, язгыча җылы көннәре белән таң калдырса да, күркәм йолага әверелгән "Крещенские морозы" фестивале барыбер оештырыла.

Быел ул тагын да киңрәк колач белән уздырылмакчы! Анда Русия эстрадасы йолдызларының берсе Никита Малинин да киләчәк. Фестиваль, һәр елдагыча, зур Гала-концерт белән тәмамланачак. Кем дә кем әлеге чагу чараны тамаша кылырга тели, рәхим итсен!

Билетларны киләсе дүшәмбедән Бөре шәһәре Мәдәният сараенда сатып алып була.
Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас