+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2020, 07:40

Фатир булса, бала да алыр идек...

Беренче канал мөрәҗәгатеннән соң Лилия Сәлахетдиновага фатир белән ярдәм итәчәкләр.

Беренче канал мөрәҗәгатеннән соң Лилия Сәлахетдиновага фатир белән ярдәм итәчәкләр.
Тумыштан остеогенез авыруы нәтиҗәсендә беренче төркем инвалид булган шагыйрә Лилия Сәлахетдиновага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фатир белән ярдәм итәчәк. Бу хакта Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә, дип яза "Матбугат.ру".
- Рөстәм Нургалиевич бу хакта хәбәрдар. Бүген иртән без сөйләштек. Якын көннәрдә без бу гаиләгә ничек тә ярдәм итә алуыбыз турында хәбәр итәрбез, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Лилия Сәлахетдинова һәм ире Ришат Тимергалиевның Беренче каналда “Мужское/Женское” тапшыруында катнашуын яздык. Берничә гаилә Мәскәүгә барып, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар тормышы турында видеотапшыру әзерләгән.
"Бу минем хыялым иде", - дип уртаклаша шагыйрә. Анда Лилия белән Ришат Тимергалиевлар фатир проблемасы турында сөйләделәр. Уллыка бала алырга теләүләрен дә белдерделәр.
Моны ишеткән алып баручысы Александр Гордон Беренче канал аша Президентка бу гаиләгә фатир сорап мөрәҗәгать итте.
Фото: Матбугат.ру
Читайте нас