Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Вконтакте" сәхифәсендә бастырган бер язма астында Татьяна Сифурова капиталь ремонтка ни өчен акча артканын аңлатуны сораган комментарий калдырган.
Анда болай диелә: "Радий Фәритович, нәрсә соң бу? Башта җылылык өчен бик зур суммалы квитанцияләр... Хәзер капиталь ремонт 50 процентка арткан. Алай ярыймы соң? Тикшерегез әле".
Шунда ук республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын вәкиле Антон Аристархов җавап кайтарган.
"Исәнмесез! Республикада капиталь ремонт өчен взнос күләме 2014 елда программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле бер тапкыр да индексланмады Тик инфляциягә бәйле рәвештә, материалларның һәм төзелеш-монтаж эшләренең бәясе арта бара, шуңа күрә сыйфатлы ремонт өчен взносларга төзәтмәләр кертергә кирәк иде. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан капиталь ремонт өчен кертем бер квадрат метрдан күләме 6 катка кадәр булган йортларда бер квадрат метрдан - 6.90 сум, алты каттан биегрәк йортларда 7.50 сум тәшкил итә. Сумма сезнең торакның квадрат метрыннан чыгып исәпләнә, милекчеләр һәм теркәлгән халык санына бәйле түгел", - дип җавап биргән ул.
Ә сезгә нинди хаклар килде, дуслар?