Бүген бөтен православие христианнары дөньясы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману көнен бәйрәм итә.
19 гыйнварда Башкортстанда көннең беренче яртысында 40 меңгә якын кеше бәкегә чумган. Мондый мәгълүматларны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе китерә. Барлыгы 60 меңгә якын кеше чумарга планлаштыра.
- Бәкегә чуму урыннарында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар, полиция, Росгвардия һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре кизү тора. Су коену урыннарында һәлакәтләр теркәлмәгән. Санкцияләнмәгән коену урыннары ачыкланмады, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Башкортстан территориаль системасының бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы көчләре һәм чаралары "Югары әзерлек" режимында эшләвен дәвам итә.