Бүген, 19 гыйнварда, Уфада Хач ману бәйрәме уза.
Төн уртасында Агыйдел елгасында “Юность” бассейны янында, гадәттәгечә, бәкегә чуму башланды. Анда табиблар, полиция хезмәткәрләре, коткаручылар кизү тора. Җылытылган киенү-чишенү бүлмәләре һәм кайнар чәй белән кыр ашханәләре оештырылды.
Күпләр коену урыны итеп Октябрь районында – Сипайлово бистәсендә “Кояшлы яр” пляжын да коену урыны итеп сайлаган.
Моннан тыш, шәһәр халкы бәйрәм гыйбадәтләренә килә. 19 гыйнвар иртәсендә дин тотучылар Крёстный ходка юл тотты.