+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2020, 09:10

Волонтерлардан яугиргә бүләк

Бүздәк районында иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе, Бөек Ватан сугышы яугире Павел Васильевич Любцов Никольское авылында яши. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында аңа 95 яшь тулачак.

Сугыш юлларын ветеран Беренче һәм Икенче Балтыйк буе фронтлары составындагы гаскәрләрдә үтә, хәрби һөнәре буенча водитель була. Яугирнең җәмәгате - 92 яшьлек Екатерина Прокофьевна җиңүгә өлешне тылда керткән фидакарьләр исемлегендә.

Картлык – шатлык түгел, Никольское ветераннары кан басымы уйнавыннан интегә икән. Аларга ярдәмгә “Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия җәмәгать хәрәкәте активистлары килә - сугыш яугиренә медицина тонометры җибәрелә.

Яугир гаиләсенә бүләкне тапшыру өчен Никольское авылына районның ветераннар советыннан, Гафури авыл биләмәсе хакимиятеннән, яшьләр үзәгеннән һәм 1нче мәктәптән зур делегация килде.

Фото Бүздәк районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас