Моннан берничә көн элек матбугат чараларында Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә бер ирнең күпкатлы йортның су торбасына тотынып торган баланы коткарып калуы турында хәбәр таралган иде.
Баланың дүртенче катта торбага чак тотынып торуын күргән ир аңа аска төшәргә ярдәм итә. Малай икенче кат тирәсенә җиткәч, егылып төшә. Ир аны тулысынча тотып кала алмаса да, имгәнүдән саклаган.
Ашыгыч ярдәм чакыртып, малайны дәваханәгә озаталар. Юлда бала яшәргә теләмәвен, сикерергә уйлаган булуын әйткән. Бу хакта “Лента. ру” яза.
Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белдерүенчә, малай имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләне якыннан белүчеләр әйтүенчә, өйдә әниләре һәм үги әтиләре балаларны кыйный, төрлечә кыерсыта. Бу көнне малайның тышка уйнарга чыгасы килгән, тик әниләре ишекне бикләп киткән булган...