+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2020, 08:35

Заворотнюкны Таиландта күргәннәр

Таиланд курортларына килүчеләр анда сау-сәламәт актриса Анастасия Заворотнюкны ире Петр Чернышев белән бергә күргәннәрен раслый.

Таиланд курортларына килүчеләр анда сау-сәламәт актриса Анастасия Заворотнюкны ире Петр Чернышев белән бергә күргәннәрен раслый.
Сайт хәбәр иткәнчә, аларны, янәсе, хәтта фотога төшергәннәр. Дөрес, анда пар ерактарак күрсәтелгән, әмма Заворотнюк белән Чернышевның сыннарын чамалап була. Бу рәсемдә актриса ире белән пляж буйлап бара.
Фото челтәргә аноним чыганактан эләгә. Аны Русия яки чит ил турагентлыгы ясагандыр, мөгаен. Элегрәк Заворотнюкны алга таба АКШка күчерү өчен клиникадан чыгарганнар, ул анда дәвалануын дәвам итәчәк, дигәннәр иде. Бу дөреслеккә туры киләме-юкмы, әлегә билгеле түгел.
Шул ук вакытта күп кенә җанатарлары актрисаның авыруы белән бәйле тарих уйлап чыгарылган, дип шикләнә башлады.
Фото: Инстаграм
Читайте нас