Әлегә Радим 21 көн элек иң кадерле кешеләрен — әнисе Римманы һәм энесе Рәдисне югалтуын белми.
Дүрт баланы ятим калдырган ул һәлакәтне озак онытмаслар әле. Һәлак булган Римманың улы Радимның боты сынган иде, аңа пластина куелган. Дәвалану озак барачак, диләр.
— Без аңа, әниең дәваханәдә, дидек, - ди әнисенең энесе Алмаз. - Әлегә ул әнисе кайта дип белә, энесе Рәдисне герой, ди. Сеңлесе Азария, һаман елап, әнисен чакыра.
Ә Гөлнараның балалары әниләре һәлак булуын инде белә.
Аларга халык акча белән булышты. Җыелган акчаның бер өлеше дәваханәдә Радимны карап тотуга бара, аңа азык-төлек сатып алалар. Шакировлар гаиләсенә 40 мең сум күчерелә, калган сумма һәлак булган Римма, аның 10 яшьлек улы Рәдис һәм ике ятим бала анасы Гөлнараны җирләүгә китә.
Радимга тизрәк савыгуын телик, аның якыннарына сабырлык бирсен иде Ходай.
Бу хакта тулырак: ufa1.ru