+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 гыйнвар 2020, 11:55

Авыл урамында аю нишләп йөри?

Авыл халкын урам буйлап йөрүче аю куркыткан. Бу хакта ашыгыч хезмәтләрдәге чыганакка сылтама белән “Вести-Башкортостан” хәбәр итә.

Авыл халкын урам буйлап йөрүче аю куркыткан. Бу хакта ашыгыч хезмәтләрдәге чыганакка сылтама белән “Вести-Башкортостан” хәбәр итә.

Коткаручылар мәгълүматлары буенча, аю бүген Иглин районының Ягодная авылы халкын куркыткан.

Борчылган халык хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Әлеге проблеманы хәл итү өчен оператив хезмәтләр һәм авыл Советы башлыгы да бирегә килгән.

"Урындагы мәктәп балаларын һәм өлкәннәрне саклану чаралары турында кисәттеләр. Аларны сак булырга сорадылар һәм куркыныч бетерелгәнче урамга чыкмауларын үтенделәр", - дип яза “КП-Уфа”.
Читайте нас