Банклар кредитны көчләп тага.
Русиялеләрнең банкларга бурычы узган елда 11 процентка арткан һәм уртача 249 мең сум тәшкил итә, дип яза, «Эквифакс» кредитлар тарихы бюросы мәгълүматларына таянып, «РИА-Новости».
Гомумән, өч ел дәвамында бурычлар 30 процентка үскән. Һәр йөз мең кешенең 47се кредитларын түләүгә сәләтсез, дип табылган.
31-40 яшьлекләр арсында кредит бурычлылар аеруча күп. Аларның һәркайсының банкларга уртача бурычы 319 мең сум икән.