+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 гыйнвар 2020, 17:45

Кешенең банк картасына хуҗа булган

Хуҗасы картасын югалтуын сизеп, аны блокировкалаганчы карак 7 мең акчасына әйберләр алып өлгергән.

Хуҗасы картасын югалтуын сизеп, аны блокировкалаганчы карак 7 мең акчасына әйберләр алып өлгергән.

Уфада полиция сәүдә үзәгендә чит кешенең банк картасына хуҗа булган һәм алган әйберләренә шул карта белән акча түләгән кызны эзли.
Эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, картасын югалту турында 39 яшьлек хатын гариза биргән. Хуҗабикә, картасы югалганын сизеп калып, аны блокировкалаганчы кемдер 7 мең сумны чәлдерергә дә өлгергән.

Полицейскийлар видеокүзәтү камералары аша кеше картасына хуҗа булучыны тапканнар һәм шәһәр халкыннан аның шәхесен ачыкларга ярдәм итүләрен сорыйлар. "Әгәр эзләнүче кешене танысагыз, яки аның кайда булуы турында белсәгез, бу хакта полиция бүлегенә хәбәр итегез, яки 279-39-02, 237-19-60, 02 (102 — кәрәзле телефоннан), 279-56-22, 279-56-24 телефоннарына шалтыратыгыз".

Картадан акча алу очрагы буенча ”Мошенниклык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас