Фаҗига Башкортстандагы бер крестьян-фермер хуҗалыгында булган.
Кичә Башкортстанның Дүртөйле районындагы бер крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек фермасы территориясендә тракторчы үлгән.
Бу хакта бүген Хөкүмәт йортындагы оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. “Хуҗалык хезмәткәре транспортерга егылып төшкән», — диде ведомство җитәкчесе. Ир тракторда эшләгән вакытта материалларны транспортировкалау җайланмасына эләккән.
Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, 40 яшьлек хезмәткәрнең үлү факты буенча тикшерү үткәрелә.