+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 гыйнвар 2020, 09:05

Баланы авызына ипи тутырып үтергән...

Хатынның тагын өч яшьлек улы барлыгы да билгеле.

Хатынның тагын өч яшьлек улы барлыгы да билгеле.
Омск өлкәсендә яшәүче 28 яшьлек хатынның 2 яшьлек кызын үтерү буенча тикшерү эшләре тәмамланган.
Билгеле булуынча, узган елның 6 июнендә хокук саклау органнарына кечкенә кызның югалуы турында хәбәр килә. Тикшерү барышында бу хәлгә кызның эчәргә яраткан әнисе дә бәйле булуы ачыклана.
2019 елның 9 маенда 3 яшьлек малай һәм 1 яшь тә 10 айлык кыз тәрбияләнгән фатирда коточкыч вакыйга була. Исерек әни ашаганда кызының ипи валчыгын идәнгә коюын күреп ачулана һәм баланың авызына ипи кисәкләре төйи башлый. Нәтиҗәдә, сабый тын алалмый вафат була.
Хатын белән яшәгән ир баланың гәүдәсен сумкага салып алып чыга һәм өйдән читтәрәк җирли. Әмма ун көннән соң бу ир дә айный алмый вафат була.
Шаһитләр калмаганлыктан, полиция хезмәткәрләренә бу хәлне тикшерү җиңел булмый. Шулай да хатын бераздан күрсәтмәләрен үзгәртә.
Читайте нас