+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 гыйнвар 2020, 09:00

"Шушы елмаюымны исеңдә калдыр..."

Югалган Уфа егетенең сөйгәненә язылган соңгы хаты билгеле булды.

Югалган Уфа егетенең сөйгәненә язылган соңгы хаты билгеле булды.
Всеволод Лучко 29 декабрьдә ил башкаласында югалды. 7 ел элек Уфадан Мәскәүгә эш эзләп чыгып киткән иде. Анда ул эш таба, сөйгәнен очрата. Егет еш кына спиртлы эчемлекләр куллана башлагач, бу пар низагка керә башлый. Кыз егет белән мөнәсәбәтләрне өзәргә була. Бу көнне дә ул кызга шалтырата, әмма эндәшүче булмый. Шунда егет социаль челтәрләрдә кызга хат яза.
"Зинһар, телефонны ал. Соңгы тапкыр тавышыңшы ишетергә рөхсәт ит. Ант итәм, бу дөньяда мин сиңа башкача комачауламаячакмын. Минем елмаюымны исеңдә калдыр".
Хатта фоторәсем дә була. Ул бу вакытта урманда була. Шушы көннән соң егет югала. 3 атнадан соң шул ук урманда егетнең үле гәүдәсе табыла.
Читайте нас