Башкортстанда Уфа районында хәбәрсез югалган 31 яшьлек Алексей Комаровны эзләү тәмамланган.
Бүген "Лиза Алерт" төбәк эзләү отряды төркемендә, ир табылган, дип хәбәр итәләр. Ул исән-сау.
Ул кайда булган, ни өчен элемтә чыкмаган, бу хакта хәбәр ителми. Элегрәк мәгълүмат чараларында югалган ир өйдә хушлашу язуы калдырган, дип язганнар иде.
Хәбәр итүебезчә, 18 гыйнварда 31 яшьлек ир Грибовка авылындагы өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Эзләүгә тәртип сакчылары, волонтерлар һәм туганнары җәлеп ителгән.