Чәй төягән йөк машинасы Петербургтан Уфага юлланган була.
15 тонна чәй төягән автомобиль Санкт-Петербург белән Уфа арасында юкка чыга. Яхшы чәйнең бәясе якынча 3 миллион 345 мең сум тәшкил итә.
19 гыйнварда Петербург полициясенә Уфадан 25 яшьлек эшкуар мөрәҗәгать итә. Хатын хәбәр итүенчә, аның фирмасы транспорт компаниясе белән килешү төзегән була. Шартлар буенча, компания Санкт-Петербургтан Уфага 1 мең 275 чәй кабы алып кайтырга тиеш була.
“Тик бүгенге көнгә кадәр товар китерелмәгән, аның кайда булуы да билгеле түгел”, — дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Билгеле булуынча, чәй партиясе тагылмалы “МАЗ” автомобиленә төялгән һәм складтан Петербургтагы Волхон шоссесына чыгарылган. Аның белән юлда нәрсә булганы әлегә билгесез.