Пермь краенда яшәүче ир берничә ел буена хатынының улын җәзалап яшәгән. Ир баланы юк кына хилафлыгы өчен дә макароннарда сәгатьләр буена тезләнеп торырга мәҗбүр иткән. Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, иргә карата җинаять эше кузгатылган.
"2016 елның март башыннан 2019 елның сентябренә кадәр гаепләнүче үз фатирында өйдәш хатынның улын җәзалап яшәгән, балигъ булмаган балага физик һәм психик газаплар китергән", – дип белдерә ведомство.
Ир сигез яшьлек малайга бәдрәфкә барырга да рөхсәт итмәгән, баланы кыйнаган. Иргә карата балигъ булмаган баланы газаплау факты буенча эш кузгатылган. 30 яшьлек ирне сак астына алганнар. Прокурор гаепләү карарын раслаган, эш судка тапшырылган.
Күптән түгел шундый ук хәл Омскида булган иде. Анда үги әтисе малайны карабодай ярмасына тезләндереп җәзалаган.