+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 12:25

Дөньядагы иң матур хатын-кыз Русиядә яши

46 яшьлек Ксения Вербицкая дөньякүләм үткән матурлык конкурсында җиңү яулады.

46 яшьлек Ксения Вербицкая дөньякүләм үткән матурлык конкурсында җиңү яулады.

21 гыйнварда София шәһәрендә дөньякүләм матурлык конкурсы үтте. Анда Санкт-Петербургта яшәүче Ксения Вербицкая җиңү яулады.

“Миссис Вселенная-2020” конкурсында 40 яшьтән өлкәнрәк булган кияүдәге хатын-кызлар үзара ярышты. Бу елгы конкурста төрле илләрдән 36 гүзәл зат бәйге тотты. Русиядән 46 яшьлек дүрт бала әнисе, табибә Ксения Вербицкая катнашты.

Финалда конкурсчылар мода күрсәтергә һәм инглиз телендә үзләре турында сөйләргә тиеш иде. Ксения Вербицкая урыс халкының борынгы костюмнары эскизы буенча тегелгән кием күрсәтте һәм "Besame Mucho" җырын башкарды.
Читайте нас