+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 15:00

Фидан Гафаров: "Әллә дөрес микән дип шикләнә башлаган идем..."

Кичә социаль челтәрләрдә, халык артисты Фидан Гафаровның юл һәлакәте нәтиҗәсендә гомере өзелгән, дигән хәбәр таралган иде.

Кичә социаль челтәрләрдә, халык артисты Фидан Гафаровның юл һәлакәте нәтиҗәсендә гомере өзелгән, дигән хәбәр таралган иде.
Бу хәбәр күпләрне борчуга салды. Ләкин соңыннан моның дөрес түгеллеге ачыкланды.
Танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова да бу аңлашылмаучанлыкның үзенә ничек тәэсир итүен язды.
«Моны ишетүгә Фидан абыйга шалтыраттым! Сез чыннан да үлдегезме әллә, дип сорадым. Көлә-көлә сөйләште, «Исән-сау мин, чәй эчеп утырам», диде. Үзем дә ишеттем, әллә дөрес микән дип, шикләнә үк башлаган идем, диде. «Не дождутся», дип тә өстәде!» — ди бу хакта Ләйлә Дәүләтова.
Фото: Татар-информ
Читайте нас