+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 08:30

Мәче хуҗасын аш бүлмәсеннән чыгармаган...

Бахыр хатын ике тәүлек кухняда утырган.

Бахыр хатын ике тәүлек кухняда утырган.

Архангельск шәһәрендә яшәүче бер хатын ике көн буена кухнясыннан чыга алмый утырган. Сәбәбе — ишекнең теге ягында аны котырынган мәчесе сагалап торган.

Бу хәл 17 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр дәвам иткән. 19 гыйнварда иртән Суворов урамындагы 9/6 санлы йорт яныннан узып баручы өченче кат тәрәзәсендә хатын-кызны күреп алган. Хатын ярдәм сорап кычкырган.

Архангельск өлкәсе коткару хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хуҗабикә аш бүлмәсеннән чыгарга тырышып караган, ләкин мәчесе аңа ерткычларча һөҗүм иткән.

Коткаручылар, янгын баскычыннан күтәрелеп, фатирга тәрәзә аша кергән һәм, эчкә үтеп, юрган ярдәмендә мәчене тоткан. Котырынган җәнлекне мәче йөртә торган сумкага салып, ветеринарларга тапшырганнар. Хатын үзе медицина ярдәменә мохтаҗ түгел, диелгән хәбәрдә.
Фото: newstes.ru
Читайте нас