+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 16:20

"Шатлыктан елыйм..."

Узган елның декабрь урталарында тумыштан инвалид Лилия Сәләхетдиновага биш ел буе тугры хезмәт иткән коляскасы шартлаган иде.

Узган елның декабрь урталарында тумыштан инвалид Лилия Сәләхетдиновага биш ел буе тугры хезмәт иткән коляскасы шартлаган иде.
Шагыйрә аны аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтырып калдырган булган. Ул чакта шартлауның сәбәбен төрлечә юраганнар иде. Лилия фаразлавынча, Мәскәүдән Казанга кайтканда колясканы самолетка урнаштырган чакта зыян салган булырга мөмкиннәр. Чөнки хәвефсезлек кагыйдәләре таләпләренә ярашлы, колясканы сүтәргә туры килгән.
Әлеге күңелсез хәбәрне ишеткәннән соң Лилиянең виртуаль дуслары теләктәшлек һәм ярдәм йөзеннән акча җыя башлады. Соңрак ул дусларына рәхмәтен белдерде һәм коляска алырга ярдәмнең бер өлешен республика җитәкчелеге күрсәтәчәген әйтте.
«Шатлыктан елыйм. Мин сезгә бик рәхмәтле. Сез - чын мәгънәсендә, олы йөрәкле кешеләр. Аллаһы Тәгалә сезнең тормыш юлыгыздагы кыенлыкларга да җиңеллек бирсен», - дигән иде ул чакта Лилия, ап-ак карга «Рәхмәт» дип язып.
Һәм, ниһаять, танылган шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Лилия Сәләхетдинова Инстаграм челтәрендә үзенең шатлыгы белән уртаклаша. Хәрәкәтләнер өчен уңайлы булган көтелгән коляскасы кайтып җиткән. «Бүгенге көн бәйрәмгә тиң. Аллаһыма һәм „Ярдәм“ фондына мең рәхмәтле мин. Сезнең кебек изге кешеләр булышлыгы белән мин тагын уңайлы булган хәрәкәтләнү чарасына ия булдым», — дигән ул. Бу хакта "Интертат" язган.
Фото: Интертат
Читайте нас