+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 08:30

10 яшьлек бала әти була аламы?

13 яшендә балага узган үсмер кыз Андрей Малахов янына телестудиягә килергә һәм мәгълүмат чараларында элек пәйда булган имеш-мимешләрне расларга оялмады: чыннан да, ул баласын 10 яшьлек дустыннан көтә.

13 яшендә балага узган үсмер кыз Андрей Малахов янына телестудиягә килергә һәм мәгълүмат чараларында элек пәйда булган имеш-мимешләрне расларга оялмады: чыннан да, ул баласын 10 яшьлек дустыннан көтә.

Красноярск краенда яшәүче яшь гашыйклар башта дуслашып йөргән. Тик бервакыт, бүлмәдә ялгыз калгач, үз организмнарының мөмкинлекләрен тикшерергә булганнар. Экспериментлар күпмедер вакыт дәвам итә, ә соңыннан кыз үзендә ниндидер үзгәреш тоя.
"Яшьтәшләрем мине бөтен кеше белән йоклый, дип кимсеттеләр.." - дип зарланды укучы кыз телекамералар каршында.

Аның сүзләренә караганда, стресс аркасында ул бервакыт үз-үзен үтерергә дә уйлаган. Малайның әнисе белдерүенчә, анысының башына да начар уйлар кергән.

Элегрәк экспертлар 13 яшьтә кыз инде үсеп китә, малай белән хәтта 10 яшьтә дә шул ук хәл булырга мөмкин, дип белдергән иде. Әмма белгечләр баланың әтисе дип аталган малай җенси яктан өлгермәгән, ул физиологик процессның башында гына тора, шуңа күрә физик яктан әти була алмый, дип саный.

Бер фараз буенча, кыз баланың үзе белән җенси мөнәсәбәткә кергән өлкәнрәк кешене якларга омтылуы мөмкин.
Фото: пиксабай.ком
Читайте нас