+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 14:15

14 яшьлек кыз комага киткән...

Уфада коточкыч хәл булган.

Уфада коточкыч хәл булган.

Башкортстан башкаласында коточкыч хәл булган. Әти-әнисе 14 яшьлек кызларын фатирда аңсыз килеш таба. Бу хакта UfacityNews.ru басмасы хәбәр итә.

Үсмерне һушсыз хәлдә тапкан әти-әнисе шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар хәбәр итүенчә, кыз үз-үзенә кул салырга теләгән. Тик якыннары баланы вакытында күреп алган.

Табиблар кызда өченче дәрәҗә кома булуын билгеләгән. Башкаланың 22нче дәваханәсе хезмәткәрләре шунда ук полициягә хәбәр иткән. Вакыйга урынында оператив төркем эшли. Тикшерүчеләргә бу гамәлнең сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.
Фото: mrpl.city
Читайте нас